Узган ел 9820 кеше Лаеш районында диспансеризация узды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Һәр 20нче кеше үзенең авыруы турында беренче тапкыр белде. Алар барысы да табиблардан рекомендацияләр һәм консультацияләр алды. Бу сәламәтләнүгә шансны арттырырга мөмкинлек бирде. 

Түләүсез диспансеризацияне 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем уза ала. Моның өчен яшәү урыны буенча ФАПка яки Лаеш үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк. Диспансерлаштыруның төп максаты - үсешнең иртә стадиясендә авыруларны ачыклау. Тикшеренүләр һәм анализларны яшь исәбен алып табиб билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International