Иртәгә “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрәчәк. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләрне көн дәвамында алырга мөмкин булачак:
- 9:00-12:00 сәгатьләрдә 7 (843) 238-46-90 телефоны буенча - 12:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр 7 (993) 406-67-08 телефоны буенча - 15:00-18:00 сәгатьләрдә 7 (950) 315-82-84 телефоны буенча