Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "DoorHan" компанияләр төркеме генераль директоры Александр Ханин белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстанда DoorHan компанияләр төркеменең агымдагы проектларын гамәлгә ашыру һәм алга таба хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Лаеш районында DoorHan ның 2 бүлекчәсе эшли. Капка һәм роллет системаларын, күчереп төяү җайланмаларын һәм капка өчен автоматиканы җитештерү буенча беренче завод 2012 елда Лаеш районының Комлы Кавал авылында ачылган. 2021 елда Столбище авылында блок-контейнерлардан, ангар капкаларыннан һәм төзелеш сэндвич-панельләреннән модульле биналар җитештерү буенча икенче завод файдалануга тапшырылды.