Лаеш районы мөхтәсибәте балалар рәсемнәре һәм иншалар конкурсын үткәрде

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

«Гаилә кыйммәтләре сагында» I муниципаль конкурсында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы Сокуры җирлегенең Мәдәният йортында узды.

Катнашу өчен балалар гаилә темасына иншалар яздылар. Татар һәм рус телләрендә 100 гә якын эш керде. Барлыгы 2 номинация булды: «Рисунки» һәм «Сочинения на татарском языке». Конкурста 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша алды. Конкурс Лаеш районы мөхтәсибе һәм район башлыгы Илдус Зарипов һәм Сокуры авыл җирлеге башлыгы Руслан Газизуллин ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International