ГИМС хезмәткәрләре һәм коткаручылар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Бу хакта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Елгаларда хәзер промоиннар барлыкка килгән, урыны-урыны белән ләм һәм юеш. Боз өстендә йөрү бик куркыныч. Теләсә кайсы вакытта су астына китәргә мөмкин. Сак булыгыз, якыннарыгызны саклагыз!