Тарих буенча БДИда укучыларны нәрсә көтә?

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Быел тарих фәненнән имтиханнарга иң зур үзгәрешләр кертеләчәк. Биремнәр санын 19 дан 21 гә кадәр арттырдылар. Моннан тыш, максималь балл 38 дән 42 гә кадәр арткан. Хәзер эшне башкару вакыты 210 минут тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышы тарихын белү, тарихи вакыйгаларны, процессларны һәм күренешләрне чагыштыра белү бурычы кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ассызыклаганча: «Имтихан биремнәренең кимендә 20%ы Бөек Ватан сугышы тарихы фактларын үз эченә алачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International