Студентларны һәм укучыларны интеллектуаль уенда катнашырга чакыралар

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Әгәр дә сез күптән үз белемнәрегезне тикшерергә һәм үзегезне "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" программасында катнашучы итеп тоярга теләдегез икән, бу сезнең өчен мөмкинлек!

Татарстанда "Знание" Россия җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Белем лигасы" интеллектуаль уеннар сезоны старт ала. Җаваплар өчен логика, эрудиция, ә кайвакыт иҗади якын килү таләп ителәчәк. Ярышларда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге көллият укучылары һәм студентлары катнаша алачак.

Катнашучыларны теркәү, шартлар, этаплар һәм башка нечкәлекләрне Россия Мәгариф министрлыгының рәсми төркеме постында укыгыз: https://vk.com/minprosvet?w=wall-30558759_381821

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International