Быел гына да Лаеш районында 38 янгын теркәлгән. Алар арасында - 14 - коры үлән яну белән бәйле, сүз уңаеннан, узган ел 10 апрельгә бары тик 1 генә үлән яну очрагы булган. Бу хакта бүген “Эшлекле дүшәмбедә” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы урынбасары Ислам Гарәфетдинов хәбәр итте.
Ут белән эш итүдә сак булырга кирәк! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә янгынга каршы махсус сезон 17 апрельдән кертелә. Бу чордан учаклар кабызуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю кертелә.