Казан агломерациясе ничек үсәчәк, бездән тора

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

"ТР Пространстволы планлаштыру институты" ДБУ Мәскәү Генпланы институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аның территориясенә түбәндәге муниципаль берәмлекләр керә: Казан шәһәре, Лаеш, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч муниципаль районнары.

Стратегик документ бу ел ахырына әзерләнәчәк. Агымдагы проект кысаларында әлеге территорияләрдә яшәүчеләрдән тәкъдимнәр, теләкләр һәм идеяләр җыю башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International