Лаеш районында санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру чаралары дәвам итә. Безнең район көннән-көн чистара бара.
Бүгенге көндә зур эш эшләнде, йөзләгән кеше үзләренең йорт яны территорияләрен тәртипкә китерде, Лаеш районы администрациясе һәм оешмалары чүп-чар җыйганнар һәм поребриклар буяганнар. Хәерле эшкә һәркем кушыла ала! Иртәгә 15.00 сәгатьтә безнең районда массакүләм шимбә өмәсе узачак!