Лаеш кызы Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш районында яшәүче кыз Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Бүген аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов котлады.

Олимпиада финалы Казанда узды. Анда 77 төбәктән 290 укучы катнашты. Ярыш 2 турда үткәрелде - теоретик һәм проектлы. Сокуров мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Елизавета Смирнова призер булды.

Олимпиадага ул 8 нче сыйныфтан әзерләнә башлый: өстәмә дәресләргә йөри, фәнни конференцияләрдә, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша. 2023 елда «Югары проба» Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Елизаветаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International