Җиңү көне алдыннан “Хәтер бакчасы”н Лаеш районының Егорьев җирлегендә утырттылар. Район хакимияте вәкилләре, "Транснефть - Прикамье" коллективы, урманчылар, экологлар, битараф булмаган халык, мәктәп укучылары 7000 нарат үсентесе утыртты.
Акция “Экология” милли проектын “Урманнарны саклау” проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Лаеш урманчылыгы җитәкчесе Валерий Изибеков билгеләп үткәнчә, чара яшел утыртмаларны торгызуга ярдәм итә. Моннан тыш, акциядә катнашучылар һәрвакыт сак һәм әйләнә-тирә мохиткә кайгыртучан мөнәсәбәттә, дип ассызыклады урманчы.
Аның сүзләренә караганда, районның башка торак пунктларында да агач утырту узачак. “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашу Лаеш районы өчен күркәм традициягә әйләнде, безнең бурыч - куркыныч сугышта Җиңү яулаган һәркемнең батырлыгын саклап калу", - диде Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Нурмөхәммәтов.