Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Лаеш районында өмәләр дәвам итә. Бу эштә район Советы һәм башкарма комитеты вәкилләре, халык, оешма хезмәткәрләре, волонтерлар, студентлар, мәктәп укучылары берләште.
Районыбыз чисталыгына зур өлеш керткәннәре өчен барлык битараф булмаган һәм ярдәмчел кешеләргә рәхмәт белдерәбез! Исегездә тотыгыз, чисталык җыештырган урында түгел, ә чүпләмәгән урында. Әйдәгез, барыбыз бергә районыбызда тәртип саклыйк! Безнең рәсми аккаунтларда тагын да күбрәк яңалык:
ВКонтакте: https://vk.com/rtlaishevolife
Телеграм: https://t.me/laishevoofficial