Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. "Зарипов Г.Б." КФХ сабан культуралары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр.
Илдус Зарипов “Волжская” ҖЧҖ, “Гинсбург В.С.” КФХ, "Спарта Н.Р." КФХ хуҗалыкларында булды, анда сөт фермасы төзиләр, «Девятовское» ҖЧҖ, «Зарипов Г.Б.» КФХ.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Лаеш районында язгы кыр эшләре экваторга җиткән - бурычларның яртысы инде артта калган. Һава шартларының уңай булуы кыр эшләрен график буенча уздыруга ярдәм итә.