Рөстәм Миңнеханов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен 28 берәмлек урман патруле машинасы алуга сертификат тапшырды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренә 28 берәмлек урман патруле машинасы алуга сертификатлар тапшырды. Лаеш районы урманчылары да яңа автомобильләр алды.

Чара Казанда С.Сәйдәшев исемендәге мәйданда узды.

Рәис Татарстан урман тармагы хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Без урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән горурланабыз, - диде ул. - Киләчәктә дә республикабыз файдасына чәчәк атуыгызны телим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International