Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов традицион «эшлекле дүшәмбе» үткәрде. Чара оешма җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: территорияләрне төзекләндерү, район Советына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау, 2022-2023 елда Лаеш техникумы эше.
Башлык берничә йөкләмә бирде, аерым алганда, контейнер мәйданчыкларында тәртип урнаштырырга.