«Каравон» рус халык бәйрәме Лаеш районының Никольское авылында 28 майда узачак. Дата Татарстан Республикасы Президенты Указы белән расланды. Нәкъ менә Никольское авылында әлеге бәйрәмне беренчел рәвештә уйнау традициясе сакланып калган.
Бәйрәм кунакларын халык уеннары, төрле мастер-класслар, әйлән-бәйлән көтә. Моннан тыш, теләге булган һәркем традицион кухня белән таныша алачак.