Лаеш районында «Җиңү тәрәзәсе» бөтенроссия акциясе уза.
9 май алдыннан халык йортларның, фатирларның, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең тәрәзәләрен бизи. Торналар, лаләләр, биш очлы йолдызлар, мәңгелек ут, шарлар сурәтләре - Бөек Җиңү көненең барлык төп символлары.
Акциянең төп максаты - Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булганнарны искә алу.