Россиянең гидрометүзәктә Татарстанда янгыннарның гадәттән тыш югары куркынычы турында кисәтәләр.
Бу хакта ТАССка РФ гидрометүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. "Дүртенче янгын куркынычы классы якын көннәрдә Идел буе федераль округының көньяк-көнчыгышында, Урал көньягында фаразлана, ә бишенче - Удмуртиядә, Татарстанда, Самара, Оренбург, Төмән, Курган, Омск, Томск, Чиләбе, Иркутск өлкәләрендә, Алтай краенда, Свердловск өлкәсенең көньягында булыр дип фаразлана", - диде ул, моның бик зур территория булуын ассызыклап.
Ут белән саксыз эш иткән яки һава торышына алдан уйлап ут төрткән очракта, ут таралуга ярдәм итәчәк, дип кисәтә Вильфанд. Чыганак: «БИЗНЕС Online»