Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәптә тукландыруның сыйфатын һәм оештырылуын бүген Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Илдусовна һәм ЛДПР вәкилләре - Владимир Сурчилов һәм Дмитрий Дементьев тикшерделәр.
Алар пешекчеләр белән аралаштылар һәм төшке ашны ашап карадылар. Бүген менюда: пылау, яңа пешкән яшелчәләр, шиповник белән чәй һәм икмәк. Мәктәп туклануына уңай бәя бирелде.
Лаеш мәктәбендә укучылар өчен ике тапкыр кайнар туклану каралган: иртәнге аш һәм төшке аш. Барлыгы 518 укучы туклана. Көн саен төрле меню. Укучылар рационында - яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, балык, ит. Балалар өчен мобилизацияләнгән, шулай ук күп балалы гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен бушлай туклану каралган.