Сокуров мәктәбен тәмамлаучыларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Нурмөхәммәтов котлады: «Сезнең өчен яңа һәм кызыклы тормыш этабы башлана. Һөнәрне сайлау, үзеңне эзләү һәм үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру.
Сезнең өчен бөтен юллар да ачык, һәм сез кем теләсәгез, шулай була аласыз. Иң мөһиме - үзеңә ышанырга, намус белән эшләргә, хаталардан, кыенлыклардан һәм уңышсызлыклардан курыкмаска.