Никольск җирлеге территориясендә 2 меңгә якын агач утырттылар. “Хәтер бакчасы” акциясендә Казан ПСБ хезмәткәрләре, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Солягин, Никольск авыл җирлеге башлыгы Александр Пашагин катнашты.
Шәһәр яны урман хуҗалыгы Столбище урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Иван Игонин яшь агачларны утырту процессын һәм технологиянең үтәлешен контрольдә тотты. Ул банк белгечләренә агачларны дөрес утыртырга ярдәм итте, наратлар яңа урында тиз һәм уңышлы яшәсен өчен.