Татарстанда суда һәлак булучылар саны артты. 2023 ел башыннан 12 кеше үлгән, шул исәптән 2 бала. Ел саен суда кешеләр үлеменең төп сәбәбе - суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Татарстанда су коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә ачыла. Җәй алдыннан сезгә судагы куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында искә төшерәбез:
махсус җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга;
таныш булмаган урыннарда чуммаска;
буйкалар артына йөзмәскә;
суднолар йөрешенә һәм судларга якынаймаска;
суда уеннар оештырмаска;
күпертелгән матрасларда яки камераларда йөзмәскә;
төзек булмаган йөзү чараларын кулланмаска;
исерек килеш коенмаска.