“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 30 июньдә 10:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр Лаеш районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырачак.
Адрес: Лаеш шәһ., Первомайская ур., 39 й.
Катнашуны прокуратура, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Баш идарәсе, нотариаль һәм адвокатлар палатасы вәкилләре кабул итәчәк.