Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалын ачты

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Казанда Татарстан өчен әһәмиятле үзәк ачылды. Ул сугыш ветераннарының сорауларын системалы рәвештә һәм югары дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк! Филиалда социаль координаторлар, психологик ярдәм күрсәтү, юридик озату һәм башка бик күп кабинетлар урнаштырылган.

«Безнең төп бурыч - сугыш ветераннарының, аларның гаиләләренең һәркайсын кайгырту һәм игътибар белән чолгап алу, һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирү», - диде Татарстан Рәисе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International