Җылы көннәр җитү белән, юл йөрү өлешендә еш кына юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган кыргый хайваннар барлыкка килә. Вакыйгаларның күбесе Алабуга, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Тукай районнарында булган.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизйөрешле режимны сакларга, үтә сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның миграция мөмкин булган урыннары турында хәбәр итә торган билгеләрне үткәрмәскә чакыра.
Кыргый хайваннар миграциясенең иң зур ихтималы булган агач-куаклык үскән урыннарда аеруча игътибарлы булырга, тизлекне киметергә кирәк.