Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бүген “ТАТКАБЕЛЬ заводы” җитәкчелеген һәм хезмәткәрләрен җитештерүгә нигез салынуның 14 еллыгы белән котлады.
Лаеш районында урнашкан «ТАТКАБЕЛЬ заводы» ҖЧҖ Россия Федерациясендә кабель-үткәргеч продукциясен иң алдынгы җитештерүчеләрнең берсе. Предприятие базасында уникаль җиһазлар белән тәэмин ителгән, көч кабеленең кабул итү, типик һәм периодик сынаулары тулы комплексын үткәрергә мөмкинлек бирә торган аккредитацияләнгән сынау үзәге эшли.