Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге кануннарның үтәлеше тикшерелде.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Коновалово авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан законны бозып, гидротехник корылманы даими тикшерү тәэмин ителмәгән, физик затларның гомеренә, сәламәтлегенә, физик һәм юридик затларның милкенә һәлакәт нәтиҗәсендә китерелергә мөмкин булган зыян күләмен исәпләү башкарылмаган, дип билгеләнгән. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Минзәлә район суды тарафыннан прокурор таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органына гидротехник корылманың куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International