Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан су һәм җир законнарының үтәлеше тикшерелде.

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында урнашкан җир кишәрлеген төзү һәм аның хосусый милкенә бирү барышында аның составына 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы (Идел елгасы) законсыз кертелгән. Закон бозуларны бетерү максатында табигатьне саклау прокуроры судка су фонды җирләрен дәүләт милкенә кайтаруны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Зеленодольск шәһәр суды тарафыннан табигатьне саклау прокуроры таләпләре законлы һәм нигезләнгән дип танылды. Участок хуҗасына БДКМРда участокның чикләре турындагы белешмәләргә үзгәрешләр кертү бурычы йөкләнгән.

Су фонды җирләренең табигатьне саклау прокуратурасы тыкшынуы нәтиҗәсендә дәүләт милкенә кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International