Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы суларны саклау өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан судан файдалану шартнамәсен әзерләү һәм төзү кагыйдәләрен бозып, вәкаләтле органнар белән килештермичә, эшкуарга Казан шәһәре территориясендә Кабан күле акваториясе участогы бирелүе билгеләнгән.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры тарафыннан Министрлыкка каралуда булган күрсәтмә кертелде. Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International