Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды, бу хакта республика икътисад министрлыгы хәбәр итә. Конкурсның максаты - граждан җәмгыяте үсешендә катнашучы социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү. Конкурсны «Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы оештыра.
Гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Алар арасында - социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау; гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү һәм башкалар.
Катнашучылар өчен яңа юнәлеш буенча гариза - "өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү" мөмкинлеге бирелә.