«Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе» МББМУендә коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне формалаштыру максатларында «Нет коррупция!» темасына рәсем конкурсы үткәрелде.
Чара коррупциягә каршы тәрбияләү һәм мәгарифне үстерүгә, укучыларның хокукый культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. Бәйгедә балаларның көндезге буш вакытларында җәйге сәламәтләндерү лагерена йөрүче 30дан артык укучы катнашты.
Чара йомгаклары буенча Лаеш районы башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.