27 июньдә 14:00дән 16:00гә кадәр гражданнарны кабул итү узачак

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә 14:00-16:00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итү узачак.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кабул итәчәк.

Шулай ук муниципаль районнар кешеләренең үз сорауларын «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә бирү мөмкинлеге булачак.

Адрес: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт. Барлык теләүчеләргә алдан ук 7 (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International