Киләсе атнада безнең районда административ-техник инспекция инспекторлары рейды узачак

2023 елның 16 июне, җомга

Киләсе атнада безнең районда АТИ (Административ-техник инспекция) инспекторлары рейды узачак. Йорт яны территориясен тотуга аерым контроль биреләчәк. Үләнне чабып, чүп-чардан чистартырга кирәк.

Төзекләндерү кагыйдәләре буенча, йорт милекчеләре йорт тирәсендәге территорияне 5 метр ераклыктагы яки юл йөрү өлешенә кадәр чиста һәм тәртиптә тотарга тиеш.

ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2000-3000 сум күләмендә штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International