Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узды.
"Без халкыбызга бу Бөек Җиңүнең нинди бәя белән эләгүен һәрвакыт истә тотарга тиеш.
Ветераннарга мәңгелек батырлыклары, тормыш ныклыгы, фидакарьлек һәм үз иленә тугрылык үрнәге өчен мәңгелек дан! Җиңү коралын якынайткан тыл хезмәтчәннәренә, госпитальләр табибларына, яралыларны дәвалаган, мәдәният эшлеклеләренә, хәрби рух күтәргән сакчыларга түбәнчелек белән баш иябез”, - диде Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.