Лаеш районында тәҗрибә белән БПЛА белгечләрен укыталар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Лаеш техник-икътисадый техникумы Татарстанда беренче булып пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерли башлады. Бүген бу юнәлеш иң кирәкле юнәлешләрнең берсе. Пилотсыз очкычларны куллану спектры бик киң. Дроннар төрле бурычларны хәл итә, ә менә аларга хезмәт күрсәтү буенча белгечләр һәм операторлар әлегә алай күп түгел. Курсны тәмамлаганнан соң студентларга "Пилотсыз очу аппаратлары операторы" квалификациясе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International