Бүген Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырыш кысаларында муниципаль милектәге мөлкәттән файдалануны һәм аның белән эш итүне тикшереп тору мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтү буенча Лаеш районы Башкарма комитеты эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды.