Лаеш техникумы укучылары «Студентлар язы» республика иҗат фестивалендә 4 призлы урын яуладылар.
Җиңүчеләрне Гала-концертта бүләкләделәр. «Перспектива» техникумының театр студиясе «Оригиналь номер» номинациясендә 2 номер күрсәтте:
1 урын - «Ак трость» спектакле; 2 урын - "Илһам" номеры. «Катнаш ансамбльләр» номинациясендә:
2 урын - “ТЭТЛ” рок-төркеме инструменталь музыка белән чыгыш ясады. «Эстрада җыры» номинациясендә: 2 урын - "Ватан" җыры белән студентлар дуэты. Номерны "Хокук саклау эшчәнлеге" студентлары башкарган байракчылар һәм кул сугышы бизәгән.