Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында җирле предприятиеләрнең берсенең хезмәткәрләре тарафыннан ике елга якын гомумтаралган файдалы казылмаларны - комны лицензиясез чыгару законсыз башкарылган, дип билгеләнгән. Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен хокук саклау органына җибәрелгән.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 171 нче маддәсе (законсыз эшмәкәрлек) буенча җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International