Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гадәттән тыш хәл режимын кертте

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гадәттән тыш хәл режимын кертте. Мондый чараның сәбәбе - корылык. Документ аның рәсми сайтында бастырылган.

«Быел Татарстанда һава торышы катлаулы. Яңгырлар республикабызны урап уза. Июнь аена кирәкле 60 мл явым-төшемнең нибары 15 млы бар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров.

Гадәттән тыш хәл режимы Татарстанда 43 районда эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International