Илдус Зарипов янгыннарны профилактикалау һәм суда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә кушты. "Көн саен яңалыклар сводкалары сагышлы статистика белән тулылана. Республикада гадәттән тыш режим игълан ителде. Кагыйдә буларак, янгын куркынычсызлык кагыйдәләренә ваемсыз мөнәсәбәт аркасында килеп чыга. Рейдларны көчәйтүегезне үтенәм”, - дип ассызыклады район башлыгы.