Ел башыннан бирле Татарстан Республикасының су объектларында 27 дән артык кеше һәлак булган. - Су температурасы шактый салкынча булып кала - 19 градуска якын.
Озак вакыт коенганда мондый сулыкта судорог барлыкка килергә мөмкин, - дип сөйләде Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының республика буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова.
Су өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында исегезгә төшерәбез: Коену шартлары аеруча уңай - җилсез аяз һава торышы, һава температурасы 25 һәм аннан да күбрәк градус.
Махсус җиһазланган урыннарда, пляжларда һәм мөмкин булганча коткару постлары тирәсендә коенырга кирәк.