Лаеш районында урманнарда һәм сулыкларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар узачак.
Мондый йөкләмәне бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе - Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов бирде.
Комиссия утырышында берничә мәсьәлә каралды, аерым алганда, аномаль эссе һава торышына бәйле рәвештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, Лаеш муниципаль районының торак пунктларында су белән тәэмин итә торган районның техника, коммуналь хезмәтләре әзерлеге турында.