Татарстанда урманнарга баруга вакытлыча чикләү кертелде

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстанда урманнарга баруга вакытлыча чикләү кертелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары 7 июльдән 21 июльгә кадәр керүен чикләү кертелде.
Бу республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга кагыла.
Хәзерге вакытта янгын куркынычсызлыгын 20 урман янгыннары станциясе тәэмин итә, янгын куркынычы янаган вәзгыять мониторингы алып барыла, чаралар комплексы уздырыла.

Янгынны ачыклаган очракта бердәм бушлай урман сагы номеры буенча шалтыратыгыз: 8 (800) 100-94-00 яисә “Урман-янгын үзәге” төбәк диспетчерлык хезмәтенә: 8 (843) 221-37-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International