Юстиция министрлыгы бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрәчәк

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бөек рус шагыйре Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында 14 июльдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы үткәрергә планлаштыра.

Адрес: Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт, 1 кат.

 

Катнашуны федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, республика башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палатасы кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International