2023 елның 14 июлендә бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулу билгеләп үтелә. Лаеш районында - Державинның туган ягында - бу көнне тантаналы чаралар узачак. Лаеш шәһәренең Үзәк мәйданында «Державинские чтения», Гавриил Романович исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.