Державин авылында республика бюджетыннан алынган грант акчасына Агайбаш урамы буенча суүткәргеч төзекләндерелде.
Аның озынлыгы 859 метр тәшкил иткән. Ремонт барышында чуен торбаларны полиэтилен торбаларга алыштырдылар һәм ишекләр урнаштырдылар.
«Бригада эше бик ошады. Барысы да сыйфатлы һәм оператив эшләнгән. Тәкъдим ителгән Ранис Мөдәррис улын намуслы, җаваплы һәм һөнәри белгеч буларак», - дип, үз фикерләре белән бүлеште авылда яшәүче Фирдәвес Хәмидуллина.