Быел Лаеш районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Лаеш, Габишево, Нармонка һәм Комлы Кавал авылларында йорт яны территорияләрен төзекләндерәчәкләр. Хәзерге вакытта 9 йортның 5ендә эшләр тәмамланган.
Республика программасы буенча юл эшләренә - 25,7 млн сум, кече архитектура формаларын урнаштыруга һәм яктыртуга - 4,2 млн сум тотылачак. Бөтен халык программага актив җәлеп ителгән, "кайда һәм нәрсә булырга тиешлеген әйтеп торалар".
Программаның тулысынча төгәлләнүе 2023 елга август ахырына планлаштырылган.