Лаеш районында авыл мәктәбенә академик Валентин Андреев исеме бирелде

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның Лаеш районы Олы Кабан авылында урнашкан мәктәпкә Россия мәгариф академиясе академигы, педагогия фәннәре докторы, профессор Валентин Андреев исеме бирелде. Валентин Иванович Андреев үзе бу мәктәптә укыган. 

 

Ул 1940 елның 25 мартында Олы Кабан авылында,  укытучылар Иван Михайлович һәм Клавдия Яковлевна гаиләсендә туган. 1962 елда Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

 

 Столбище мәктәбендә физика һәм астрономия укытучысы, заводта инженер-конструктор, 131 нче физика-математика мәктәбендә эшли, аннары Казан педагогика институтында укыта. 1972 елда кандидатлык диссертациясен яклаган, 1983 елда - педагогика буенча докторлык диссертациясен. Андреев 200дән артык фәнни эш авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International