Татарстанда яңадан урманнарда керүне чикләделәр

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстанда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, гражданнарның урманнарда булуына чикләү кертелде.

Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

21 көнгә Татарстанда яшәүчеләргә 29 урманчылыкка керү чикләнде. Алар арасында - Лаеш районы.

Урманнардан файдалану өлкәсендә эшләүчеләрдән тыш, урманнарга автомобильләрдә керү һәм билгеле бер эшләр башкару тыела. Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International